Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комментарийлар өчен гаепләнгән Фазыл Вәлиәхмәтовның "ВКонтакте"дагы берничә постында экспертиза гаскәрне дискредитацияләү билгеләре тапмаган


Фазыл Вәлиәхмәтов
Фазыл Вәлиәхмәтов

Армияне "дискредитацияләү" турында маддә нигезендә гаепләүдә татар телендәге бер пост калдырылган.

Татар милли хәрәкәте вәкиле Фазыл Вәлиәхмәтовка карата ачылган җинаять эшеннән аның берничә постын төшереп калдырганнар.

Бу хакта ОВД-Инфога сылтанып Идел.Реалии яза.

70 яшьлек Вәлиәхмәтовны "Русия армиясен кабаттан дискредитацияләү" турындагы маддә нигезендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү "Вконтакте" социаль челтәрендә 2023 елның декабреннән 2024 елның февраленә кадәр чыккан биш постка кагылса, "террорчылыктны аклау" гаепләве бер постка нигезләнгән.

"Өч комментарийда психолог-лингвистика экспертизасы Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү билгеләрен тапмады. Ә тагын берсен гаепләү материалларына кертелмәде, чөнки ул армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ эш үз көченә кергәнче басылып чыккан иде" дип белдерә ОВД-Инфо.

Хокук яклаучылар билгеләп үткәнчә, армияне "дискредитацияләү" турында маддә нигезендә бер пост калдырылган, ул татар телендә.

"Террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә тикшерү Вәлиәхмәтовны Русиядә террорчы оешма дип танылган "Русия азатлыгы" легионының мөрәҗәгате сылтамасын бастырган өчен гаепли.

  • Вәлиәхмәтов узган ел 5 декабрьдә тоткарланды. Шуннан бирле ул Тикшерү изоляторында тотыла.
  • Вәлиәхмәтов — татар милли хәрәкәте ветераны. 1990 еллар башында Татарстанның суверенитетын яклап митингларда катнашты. 1990 елның августында Казанга килгән Борис Ельцин каршысында, башка активистлар белән бергә, плакатлар тотып торды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG