Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амур өлкәсендә Ан-24 очкычы казага очраган


Ан-24
Ан-24

Очкычта барлыгы 49 кеше булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, аларның барысы да һәлак булган.

"Ангара" һава ширкәтенең очкычы Хабаровскидан Благовещенски аша Тындага очкан. Хабаровски һава аланыннан җирле вакыт белән 07:36 сәгатьтә (Казан вакыты 00:36 сәгать) очып киткән. Инде барып җиткәндә диярлек элемтә югалган. "Интерфакс" язуынча, очкыч калдыклары Тында шәһәреннән 15 чакрым ераклыкта табылган

ТАСС Амур өлкәсе губернаторы Василий Орлов телеграм каналына сылтанып язуынча, беренчел мәгълүматларга күрә очкычта 43 юлчы (шуларның бишесе - балалар) һәм алты экипаж вәкиле булган.

Шулай ук ТАСС язуынча, очкыч якынча 50 ел элек җитештерелгән, аның очышка яраклы булу сертификаты 2036 елга кадәр озайтылган булган.

The Insider гыйнварда Reuters-та чыккан хәбәрне искә алып, "Ангара" ширкәте җитәкчесенең яңа техника булмау сәбәпле, 50 еллык АН-24 һәм Ан-26 очкычларына очышка рөхсәт бирүне соравы турында яза.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG